Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алмаз Борһанов: “Улларым белән горурланам”

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановның улы язын беренчеләрдән булып армиягә китәчәк.

Ни өчен язманы нәкъ менә шулай башладык соң? Илдәге вәзгыять язгы чакы­рылышка тискәрерәк йогынты ясады. “Балаларыгызны махсус операция барган урынга җибәрмәячәкләр”, – дип аңлатулар алып барсалар да, язын армиягә алынасы уллары булган әти-әниләр, егетләр үзләре дә курку кичерә. Андый чакта, билгеле бит инде, башка юньле уй килми, начарны гына күз алдына китерергә тырышабыз. Бернинди куркынычы булмагач, нигә хәрби комиссар үзенең улын армиягә җибәрми, дигән сүзләр дә килеп иреште.

– Олы улым Адель нәкъ менә быел беренчеләрдән булып армия сафларына хезмәткә китә. Икенче улым Рамазан минем юлны сайлады, хәрби училищега укырга керә. Без аларны әти-әни горурланырлык батыр йөрәкле, кыю, авырлыклар килгәндә куркып калмый торган булырга өйрәттек, – диде Алмаз Борһанов. – Миңа ышанмасагыз, телефон номерларын бирәм, үзләре белән сөйләшә аласыз.

Аның киңәше буенча беренче булып Мәскәүдә яшәүче улы Адельгә шалтыраттык. Адель Борһанов Казанда татар-төрек лицеенда укыган, гуманитар юнәлешне сайлаган, шунда интернатта яшәгән, ял көннәрендә генә әти-әнисе янына кайтып йөргән. Кечкенәдән мөстәкыйль тормышта үскән. 8 сыйныфтан олимпиадаларда катнашкан, Мәскәүгә, Петербургка кадәр барган, призлы урыннарны алган...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев