Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алсу Хәбибуллина мәрхүм әтисен искә ала: «Эх, язмыш дигәннәре…»

Җырчы бер ел мәңгелеккә күчкән әтисен сагынуы турында язган.

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина әтисенең туган көнендә якын кешесен юксынган. Җырчының әтисенең вакытсыз арабыздан китүенә елдан артык вакыт үтте.

«Бүген сиңа, әти, 66 яшь тулган булыр иде. Эх, бу язмыш дигәннәре. Тыныч йокла, рухларың шат, урыннарың җәннәттә булсын», — дип язган ул. Артист инстаграмга үзе башкаруындагы «Әтием» җырын да куйган.

Инстаграм дуслары да Рафаэль абыйны бик ачык йөзле, тырыш, ярдәмчел кеше буларак искә алган.

«Искиткеч кеше иде. Иртә китте шул… Синең бу бүләгеңә, җырыңа сөенгәне! Горурлануы! Урыны җәннәттә булсын әтиеңнең! Сезнең уңыш — шатлыкларыгызны белеп ятадыр анда да»;

«Классташым, дустым, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын. Бик ачык күңелле, ярдәмчел идең», — дигәннәр комментарийларда.

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова: «Алсуым, син шундый талант иясе! Тавышларың гөрләп чыга күкрәгеңнән! Үзең ихлас, үзең күркәм. Әтиең дә шундый булып яшәвеңне теләгәндер», — дип язып калдырган. 

Чыганак:https://intertat.tatar/news/social/16-01-2022/alsu-h-bibullina-m-rh-m-tisen-isk-ala-eh-yazmysh-dig-nn-re-5847170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев