Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана – бөек исем, яки аңа кем лаек?

Көн туса – яңа хәбәр, яңалык. Арасында яхшылары да, борчу тудырганнары да, еш кына вәхшилеге белән җанны өшеткәннәре дә бар.

Соңгы вакытларда балалар белән бәйле фаҗигаләр күп булуы борчый. Сабыйлар күп очракта караусыз булып, игътибар җитмәгәнгә зыян күрәләр. Еш кына бу үлем белән дә тәмамлана. Ә иң коточкычы – гаиләдә – әти яки әни тарафыннан кыерсытылган балалар. Аларны кыйныйлар, көчлиләр, үтерәләр.  Ул бәхетсезләр еш кына ник туганына үкенеп гомер кичерә. Язмышлары тарафыннан кыерсытылган, еш кына  яхшы булып кылану артында торган кансызлык, икейөзлелек, ялагайлык сыйфатлары нәтиҗәсендә җәберләнгән  балалар җәл. Иң кызганычы, аларга еш кына беркем дә ярдәм итә алмый – әти-әни һәрвакыт хаклы булып чыга.
Инде килеп үз балаларын – җаны яралганны көтеп алып, тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, төннәрен йокламый юаткан, бар назын биргән газизләренең гомерен өзгән әниләрне ничек аңларга соң? Әллә алар өчен бала ул кадәр үк кадерле түгел микән? Нәрсә этәрә икән соң андыйларны бу гамәлгә?
Язлыкта Әстерхан шә­һә­рендә үзенең 12 яшьлек улын үтереп, идән астына бетон белән катырып яшергән Галина Морозова турында күп яздылар. Элеккеге сәясәтче бу хатын баласын йоклагач (!) башына сугып үтергән. Дөрес, алар арасында башта низаг чыккан. Әни кеше балага сүз әйтми тормый, тегесе каршы әйтергә дә мөмкин. Тавыш вакытында кул да тик тормаска мөмкин – анысын да аңлыйм. Тик менә йоклаган балаңны вәхшиләрчә сугып үтерү – әстәгәфирулла, тәүбә. Сабыйлар гадәттә, әти-әни арасындагы низаг, гаилә проблемалары, хыянәт нә­тиҗәсендә корбан була. Урыслар әйтмешли “горе мамашалар” гаепне үзләреннән эзлисе урынга үчне баладан ала. Бер гөнаһсыз сабый тумас борын әллә нинди кыерсытуларга дучар.
Әле генә бөтен мәгълүмат чаралары Карпинскта  алты айлык баласын шкафта яшереп тоткан әни турында шау итте. Мескен нәнинең абыйсы – 13 яшьлек Матвей әле үзе дә бала булуга карамастан, әнисенә карый бик күпкә кешелеклерәк булып чыккан, яшертен генә сеңлесен ашатып торып, аның үлеменә юл куймаган. Ана кешенең кирәксез баласын әнә шундый – ачлыктан акрын үлемгә дучар итүе башка сыймый. Иптәш хатыннары белән табын артында бәйрәм итеп утырганда араларыннан берсе шкафтан килгән тавышка ишеген ачып карамаса ни белән бетәр иде хәлләр – билгесез. Полина исемле бу бәхетсез баланы тернәкләндерү өчен табиблар байтак көч түгә. Инде алдагы тормышы гына юньле булсын.
Мәскәү астындагы Пушкино шәһәрендәге фаҗигане генә алыйк. 43 яшьлек укытучы ханым, дүрт бала анасы ире өч баласын прогулкага алып чыгып киткәч, бу вакытта үзе белән калган дүрт яшьлеген асып үтерә. Кая бара бу дөнья??? Үзе балаларга белем биргән бу хатын ничек шул юлга барган? Газиз сабые аңа нәрсәсе белән комачаулаган? Укучыларының әти-әниләре аның еш кына адекват булмавын, артык эмоциональлеген билгеләп узган. Беренче баласы тугач ул гел аны югалтудан куркып, депрессиягә бирелгән, хәтта психик хасталар клиникасында ятып та чыккан. Белгечләр бүгенге көндә әлеге хатынның   психик халәтен тикшерә. Әгәр анда психик тайпылышлар табылса, ул махсус клиникага озатылачак. Шулай булмаганда аны 20 елга кадәр төрмә көтә. Әмма өзелгән гөнаһсыз сабый гомерен кире кайтарып буламы соң? Юк, юк һәм тагын бер кат юк. Ничек яшәргә мөмкин икән җир йөзендә шуның кадәр зур йөк белән. Аллам гына сакласын.
Замана үзгәреп бара. Аның белән бергә яшәеш тә, сәясәт тә, хәтта тормыш кыйммәтләре дә үзгәрә. “Мин – әни” дип күкрәк киереп йөргән “яжматьлар” арта. Баласы өчен алар утка да, суга да керергә әзер, имеш. Әмма еш кына андыйлар баланың нәрсә кигәнен, нәрсә ашаганын, кыскасы, әнинең балага карата булган җаваплылыгы турында онытып җибәрәләр. Мин тәрбия турында әйтеп тә тормыйм.  
Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Без – әниләр, иң беренче чиратта әнә шуның өчен җаваплы.
Бәхетле анадан гына бәхетле бала туа – шунысын да онытмыйк. Бәхет һәркайсыбызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев