Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анакапиталыннан файдаланукагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла.

Бухакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсехәбәритә.

Сертификат хуҗасы капитал акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торакшартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш. 6 ай эчендә гаилә санап үтелгән вариантларның берсендә сайлый алмаган очракта бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бертапкыр озайтырга мөмкин. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдансоң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннәнбирле 73 сертификат хуҗасы, 2021 елда 2 әни, гариза язып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр. Шуларның берсе, фикерен үзгәртеп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды.

2007 елданбүгенгәчә Татарстанда 328500 ана (гаилә) капиталы серитфикаты тапшырылды.

 

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев