“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы җиңүчеләре билгеле
Әтнәдән 3 сыйныф укучысы Галиәскәр Сидеев «Рәхмәт хаты»на лаек булды.
Бөтендөнья татар конгрессы «Әниләр көне» уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс оештырды.
Бәйге 1 ноябрьдә башланды һәм 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйгедә Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 300 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.
Араларында Әтнәдән 3 сыйныф укучысы Галиәскәр Сидеев «Рәхмәт хаты»на лаек булды.
Афәрин! Котлыйбыз!.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев