«Әнкәй” дигән темага мәдәни-белем бирү буенча музей сәгате узды
Сибгат Хәким музее җитәкчесе Хәкимуллина Гөлсинә Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына, Әниләр көненә багышлап, “Әнкәй” дигән темага мәдәни-белем бирү программасы буенча музей сәгате уздырды.
Әнисе Газизә апа турында истәлекләр, шагыйрьнең әнисенә багышланган шигырьләре (“Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”, “Кайда сез, безнең әниләр?” һ.б.) укылды, музей экспозициясендәге фотолар, Газизә апаның шәхси киемнәре укучыларга күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев