Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аралар бик ерак

Армиягә китәсе егетләр һәм аларның әти-әниләре белән күрешү биредә матур бер традициягә әйләнде.

Һәрвакыттагыча хәрби комиссар Алмаз Борһанов чыгышы игътибар үзәгендә булды. Аның бүгенге көндә хәрби хезмәт үтүче егетләр белән һәрдаим элемтәдә булуны әйтүе яңалык түгел. Бу дөрестән дә шулай. Әти-әниләргә егетләрнең коман­дирларыннан килгән Рәх­мәт хатлары, хәрби часть­ләр белән оештырылган “Видеомост”лар әнә шуларның мисалы.
Шул ук вакытта бик кирәкле яңалыклар да яңгырады. Әйтик, булачак солдатка һәм аның әнисенә “симка”лар гына бирелә икән. Әйтүенчә, 1200 сумлык кнопкалы телефонны үзең сатып аласың. Өйдәгеләр белән солдат ай саен 30 минут дәвамында гына бушлай сөйләшә ала. Моннан артып китсә, калганын үзеңә түләргә туры килә.
Очрашу барышында искә алырлык тагын бер мизгел булды. Хәрби комиссар булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, яңарак кына кальян тартучылар булу-булмау хакында сорады. Башта тынлык урнашты. Дөрес инде, бу хакта кемнең әйтәсе килсен? Тик хәрби комиссарның: “Анализда наркотик эзе калдыра ул”, – диюен ишеткәч, моны эшләвен танучы булды. Хәзер аңа тест тапшырырга кирәк булачак. Шуңа күрә, егетләр, булачак солдатлар! Үзегезне кыен хәлгә куярга теләмәсәгез, кальян тартудан да тыелыгыз! Аңлашыладыр, хәрби хезмәт һәм кальян тартуның аралары бик ерак.
Хәер, хәрби хезмәтне үз итүчеләр өчен үрнәк тә җитәрлек. Шушы арада Олы Мәңгәр егете контракт төзеп, хәрби хезмәткә китәргә җыена. Айрат Шакиров Арча педагогик көллиятен тәмамлаган. Тик әлегә тормышын педагогик эшчәнлек белән бәйләргә җыенмый.
– Җыелышта хәрби хез­мәт нечкәлекләрен, аның өстенлекләрен аңлаттылар. Ошаттым. Контракт төзеп хәрби хезмәттә булып кайтырга уйладым, – ди үзе.
Әйтүенчә, гаиләдәгеләр дә  каршы түгелләр.
Армиягә баручы егет­лә­ре­безгә исән-сау хезмәт итеп кайтырга насыйп булсын.
Белешмә
Бүгенге көндә бу икенче тапкырын армиягә озату. Ике районнан барысы 80гә якын егет армия сафына алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев