Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ары авылында "Йомырка җыю бәйрәме" узды

Ары авылында “Йомырка җыю бәйрәме” матур гореф –гадәт булып кереп бара.

Кемдер аны, руслардан килгән йола, ди. Тик йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган .Эллеккеге елларда, авылларда ел саен чәчүгә чыгар алдыннан йомырка тәгәрәтү йоласы булган . Бабайлар башта кырга чыгып азан әйткән, аннары уңыш булуын теләп, буразна буйлап йомырка тәгәрәткәннәр.
Матур,изге теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап,бәла - казалар булмасын дип, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Бу бәйрәм балаларны берләштерә, татулыкка өнди.
Халкыбызның матур йолаларын саклау, киләчәк буынга тапшырып калдрыу максатыннан, хуҗалыкта тавык-чебешләр, башка кош-кортлар үрчесен, гомумән мал-туар күп булсын өчен, гаиләгә, йортка бәхетсезлек, бәла-казалар килмәсен дигән теләк белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев