Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әсгать Сәфәров журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

Ул Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка котлау телеграммасы юллады.

«Бүген, илебездә беренче басма чыгарылуга 320 ел узганнан соң, журналист хезмәтенең кыйммәте һәм әһәмияте күп тапкырлар артты. Бу хәзерге җәмгыять һәм дәүләт тормышында массакүләм мәгълүмат чаралары уйнаган зур роль белән дә, һәм, әлбәттә, безнең һәрберебезнең илдә һәм дөньяда барган вакыйгаларга карата даими кызыксынуы белән дә бәйле.

Иң яхшы һөнәри традицияләргә тугрылык һәм аудитория алдында булган югары җаваплылык алга таба да республикабызның барлык журналистлар корпусының көндәлек эшендә төп ориентир булып торсын, ә аның нәтиҗәләре гомуми зур эшкә – күпмилләтле илебезнең тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итсен», – диелә котлау текстында.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/asgat-safarov-zurnalistlarny-rossiya-matbugaty-kone-belan-kotlady-5865532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев