Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ашыт» буйлары да корый башлады

Сизәсезме, җәмәгать? Корылык көннән-көн күбрәк җирләрне яулый.

Әлеге фотода Ашыт елгасы буйларын күрәсез. Әле яз башында мул сулы, үрдәк-казлар йөзеп торган, шунда тукланган сулык иде монда. Инде бу сулык “утрау”га әйләнгән, ягъни, биредә аерым экосистема. Ирексездән, 2010 ел искә төшә.

Телләр дә юньләп әйләнми башлаган иде ул җәйдә. Бер-өзлексез су эчә торып та, эсселек һич кимемәде кебек. Ул елны күмәк хуҗалыкларга оешмалар ярдәм кулы сузды – терлек азыгы әзерләште. Ә менә
“утрау”да калып, алар да кибеп беткәч, мескен балыклар күпләп үлделәр. Ашыт яныннан машина белән үткәндә тә-рәзәләрне ябып куя идек – ба-
лыклар күпләп үлеп, исләнеп яттылар. Араларында хәйран зурлары да бар иде.

Шундый корылык була - күрмәсен инде диюем . Ә Берләшкән милләтләр оешмасының махсус докладында рәсми рәвештә: “Климат үзгәрә, тагын да ныграк җылынуга барабыз. Гольфстрим да туктамый да, юнәлешен дә үзгәртми.
Димәк, яр буйларын су басулар ешайса, үзәктәрәк яшәүчеләр эсселектән газап чигәчәк”, – дип нәтиҗә ясаганнар.
Хәерлегә булсын инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев