Әтнә районы җиңүче булып табылды
ТР Иҗтимагый палатасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган «Иң яхшы бизәлеш» бәйгесе тәмамланды.
Әлеге бәйгедә Күлле Киме авылыннан Илнур Йосыповлар катнашып 15 658 тавыш җыеп икенче урынга лаек булдылар.
"Фигурадан уенчыкларны мин кечкенәдән ясый башладым. Мәктәптә берничә ел (липка из глины) түгәрәгенә йөрдем. Мин балчыктан ясаган әйберләр бик озак вакытлар мәктәбебез музеен бизәп торды. Телевизордан да бер тапшыруда күрсәттеләр. Ә соңгы елларда кардан сыннар ясау белән шөгыльләнә башладым. Конкурска җибәргән сыннарыбызны да бик теләп бөтен күңелебезне биреп башкардык. Тормыш иптәшем Алинә минем уң кулым булды. Ә улларым берсе учак ягып җылы биреп торды (бик тә суык көн иде), икенчесе су ташып торды. Көндезге 12.00дә башлаган идек, төнге 12.00дә эшне бетереп кердек. Бик зур сабырлык, ихтыяр көче сорый торган эш бу", - дип әйтте Әтнә районы Күлле Киме авылыннан Ильнур Йосыпов.
Котлыйбыз сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев