Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы Күәм авылында гражданнарны кабул иттеләр

Әтнә районы Күәм авыл җирлеге бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров авыл халкы белән очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров Күәм авыл халкы белән очрашып, аларның сорауларына җаваплар бирде.

Очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә гражданнарны борчыган мәсьәләләр каралды.
Булат Кадыйров белән очрашу барышында халыкка товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматләр бирелергә тиешлеге аңлатылды. Шулай ук төрле конфликтлы очракларда аларга үз-үзләрен яклау хокукы турында сөйләделәр.

Адәм баласы көндә кибеткә керми калмый. Зур әйбер сатып алмаса да, азык-төлек кибетенә сугылу табигый хәл. Чөнки көн дә ашарга-эчәргә кирәк. Ә сатып-алу вакытында уйламаганда төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Менә андый очракларда нишләргә, үз-үзеңне ничек якларга? Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров һәр гражданга аңлаешлы итеп сөйләде. 
Соңыннан халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат белән тулынланган брошюралар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев