Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы Кушар төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үз хокукларын беләләрме?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Күшар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу үткәрде.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Күшәр төп мәктәбе укучылары белән очрашып, кулланучылар хокуклары турында сөйләштеләр.

Дәреснең максаты — укучыларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, кулланучы хокуклары бозылган очракта дөрес гамәлләр формалаштыру, бу өлкәдә үз хокукларын яклауның элементар күнекмәләрен кертү иде.
Очрашу барышында укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе турында аңлатылды.
Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Бу белемнәр Олимпиадада катнашучыларга, ә киләчәктә тормышта да файдалы булачак. Махсус белем бирү сәләте булган укучылар өчен Олимпиада хәрәкәтендә катнашу бик мөһим, чөнки бу аларның үз-үзләрен үстерергә, җәмыгятебездә белгәннәрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк; билгеле бер өлкәдә аларның белемнәрен киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә ярдәм итә; киләчәк һөнәр сайлауны билгеләргә мөмкинлек бирә.
Дәрес барышында укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар өчен газета таратылды һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Ә бүгенге буын укучылары кызыксынучан, сораулары да күп иде. Кулланучы буларак аларның хокуклары турында сөйләү, аңлату һәр як өчен файдага гына булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев