Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсенең өлкән яшьтәге актив китап укучылары Арча шәһәренә сәяхәт кылдылар

Алар Арча шәһәренең «Казан арты» тарих — этнография музеена, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә урнашкан «Әлифба» музеена, шулай ук «Әдәбият һәм сәнгать» музеенда булдылар.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел уңаеннан  Әтнә үзәк китапханәсенең өлкән яшьтәге актив китап укучылары Арча шәһәренең «Казан арты» тарих — этнография музеена, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә урнашкан «Әлифба» музеена, шулай ук «Әдәбият һәм сәнгать» музеена сәяхәт кылдылар.
Музей хезмәткәрләре музей залларындагы тарихи язмалар, фотосүрәтләр буенча халкыбызның үткән тарихы, сәнгате, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше, анда туып-үскән талантлы кешеләре белән таныштырдылар. Һәр экспонат турында җентекләп сөйләделәр һәм кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирделәр.

Дүрт сәгатькә сузылган сәяхәтнең үтеп китүен сизми дә калдык. Сәяхәт ахырында өлкәннәребез үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, шулай ук әлеге чараны оештыручыларга һәм музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Экскурсия өлкән яшьтәге актив китап укучылар өчен дә, китапханәчеләр өчен дә бик кызыклы, файдалы һәм эчтәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев