Әтнәдә бер ир-ат хатынына: «мин сине үтерәчәкмен!» дип янаган
Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы районда яшәүче 50 яшьлек Закиров А.Н карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады, ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 119 статьясындагы 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнгән булган иде инде.
Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, 11.08.2022, 10.00 сәгать тирәсе, исерек хәлдә булганда, үз өенең кухнясында, хатыны Закирова Э. белән
бәхәс вакытында, «мин сине үтерәчәкмен!» дип яный. Закиров А.Н ике кулы белән хатынын буа башлый, шуннан соң аны чәченнән өстерәп, залдагы бүлмәгә алып керә һәм шул ук сүзләрне кабатлап, уң кулы белән битенә һәм башына ике тапкыр суга.
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, эшнең барлык шартларын исәпкә алып, минималь җәза билгеләүне сорады.
Татарстан Республикасы Әтнә районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясының 2022 елның 31 октябрендәге хөкем карары белән Закиров А.Н гаепле дип таныла. Аның 2 төркем инвалидлык булуын исәпкә алып, зыян күрүченең позициясен исәпкә алып, аңа 10 айга ирекне чикләү рәвешендә җәза бирелде.
Прокуратура Атнинского района
Республики Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев