Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә кабул иттеләр

Бүген Ашыт мәдәният һәм спорт үзәгендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан сораулары, мөрәҗәгатьләре булучыларны кабул иттеләр.

Әлеге чарада кеше хокуклары буенча Әтнә районының вәкаләтле вәкиле Әлфинә Мөхәммәтҗанова, район проруроры урынбасары Марат Газизов, нотариус Дамир Әхмәтбаев, "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсия Муратова һәм адвокат Ольга Новикова катнашты. 

Килүчеләр әллә ни күп булмаса да, сораулары күпләрне борчый торган иде. Әйтик, Күәмнең балалар бакчасы янына автомабильләр өчен "стоянка" сорадылар. Моннан тыш, Күәмнең мәчет урамына таш җәюне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук Яңа Әтнәдән чүп-чарны ике атнага бер түгел, ә атна саен алып китүне оештырырга куштылар.

Әлеге мөрәҗәгатьләр барысыда исәпкә алынды, барысыда уңай хәл ителер дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев