Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә «Күңелем хәзинәсе» дип исемләнгән очрашу кичәсе булды

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Димәк, гаиләләребездәге мөнәсәбәтләргә, гореф-гадәтләргә, кыйммәтләргә, тәрбия алымнарына күбрәк игътибар итәргә форсат туды. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп күрергә телибез икән, аларга дини тәрбия бирү кирәклеге турында да онытмаска тиешбез. 
«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин. Бала күңелен ак кәгазьгә тиңлиләр. Менә шушы кәгазьдә ни язасың, нинди эзләр калдырасын, шундый бала үсә. Иң беренче рольне бу эштә гаилә үти. Гаиләдә бала алган тәрбия аны гомере буена озатып килә.
Шушы хакыйкатьне истә тотып, Әтнә үзәк китапханәсенең уку залында гүзәл затлар, яшь аналар, ханымнар өчен авылыбызның һәркем яраткан хөрмәтле абыстае — Шакирова Ләлә Вазыйх кызы белән түгәрәк өстәл артында «Күңелем хәзинәсе» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда Ләлә апа сәламәт тормыш рәвеше, әдәп-әхлак, тәртип кагыйдәләре, ата-анага хөрмәт, мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмләшү, дин гыйлеме өйрәнү турында бик эчтәлекле, бик мәгънәле итеп сөйләде. Кунагыбыз яшь әниләрнең фикерләрен тыңлап, әңгәмә корып, аларның сорауларына җавап биреп кенә калмыйча, яшь буынны дөрес тәрбияләү турында киңәшләрен дә бирде. Аның аек акылы, тирән гыйлеме, үтемле сүзе, тапкырлыгы-зирәклеге барчабызны гаҗәпләндерде дә, сокландырды да.
Чарабызны дәвам итеп, Ләлә апаның киңәше белән хөрмәтле хатын-кызларыбызга дисбе (тәсбих) ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Күңел җылысы салып эшләнгән дисбе кадерле ядкарь булып буыннан-буынга тапшырылып килә. Ләлә апа безгә дисбе тарихы, аларның төзелеше, дисбе тезүнең берничә төрле алымнарын бик эчтәлекле итеп күрсәтеп һәм аңлатып бирде. Гүзәл затлар бу эшне бик яратып башкардылар. Һәрберебезнең күңелендә җылы, якты нур калдырды бу матур очрашу. Арабызда шундый тирән гыйлемле ак әбиләребез барына сөенеп утырдык. Катнашучылар чарадан бик канәгать булып, Ләлә ханымга олы рәхмәтләрен юллап, кабат җыелышырга сүз куешып таралыштылар. 
Мондый тәрбияви чаралар дәвамлы булыр дип уйлыйбыз. Замана авыр, адәм балаларында әхлак кимеде дип зарланып утырганга караганда, дөньяны яктырак, яхшырак итү өчен кулыңнан килгән кадәр өлеш кертү мәгънәлерәк тә, кадерлерәк тә. Хак кыйбланы табуда янәшәбездәге Ак әбиләр, зирәк бабайларыбызның тәҗрибәсенә таянсак, югалмабыз.

Альбина Төхфәтуллина, Район үзәк китапханәсе китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев