Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә «Созвездие-Йолдызлык» сәнгать резиденциясе артистлары чыгыш ясадылар

12 нче гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» сәнгать резиденциясе (Арт-резиденция “Созвездие-Йолдызлык”) артистлары чыгышы булды.

Татар әдәбияты классигы, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат мотивлары буенча әзерләнгән “Ерактагы йолдыз яктысы” спектаклен карау барышында зал тулы халык сәхнәдә барган вакыйгалар “өермәсендә яшәде”. Егет белән кыз биюе (дуэт) күңелләргә онытылмаслык эпизод булып кереп калды. Анда - мәхәббәтнең тууы, сафлык, ягымлылык, бер-берсенә тартылу... Тормышының катлаулы эпизодлары, трагик язмышы, репрессия шартлары, дусларының кырын мөнәсәбәте, сорау алулар, сөргендәге тормышы да Шагыйрьнең кешелеклелек сыйфатларын, рухын сындыра алмаган: ул туган илгә һәм хатыны Луизага булган мәхәббәтен саклап калган. Аның яшәү мәгънәсе дә – гаиләсе.Төп рольне башкарган Искәндәр Нуриҗанов образны бөтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерә алды.
 Нуриҗанов Искәндәрне Күлле Киме егете дисәк тә дөрес булыр, Казанда туса да, балачагы Күлле Кимедә, әби-бабасы янында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев