Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атыш вакытында һәлак булган балаларның әти-әниләре чәчәк кую өчен гимназиягә килде

Атыш вакытында һәлак булган балаларның әти-әниләре чәчәк кую өчен Казанның 175нче гимназиясенә килде.

Мәктәп янында гимназия укучылары һәлак булган балалар һәм укытучыларның исемнәре язылган мемориал оештырган. Бүген аларның әти-әниләре мемориалга чәчәкләр кую һәм мәрхүмнәрне хөрмәтләп искә алу өчен гимназиягә килде.

Тугыз кешенең гомерен өзгән фаҗига 11 майда булды. 19 яшьлек Казан кешесе мәктәпкә бәреп керә һәм ут ача.

Узган атнада Татарстан Югары суды гаепләнүченең сак астында булу вакытын озайтты. Җинаять эшенең күләме 310 томга җитте, 600 кеше зыян күрүче дип табылды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/atys-vakytynda-halak-bulgan-balalarnyn-ati-anilare-cacak-kuyu-ocen-gimnaziyaga-kilde-5854377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев