Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыручылар саны арта бара

Һава торышының гел үзгәреп торуы нәтиҗәсендә сулыш юлларына салкын тиеп авыручылар саны арта бара.

Көн саен район үзәк больницасының ОРЗ кабинетына уртача 35-40 кеше мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе ОРВИ симптомнары белән. Алар арасында коронавирус, шулай ук сезонлы салкын тиеп авыручылар да бар. Кызганыч, балалар да.

– Шуңа күрә дә иң беренче санитар таләпләрне үтәргә кирәк. Бүгенге көндә профилактик чаралар актуальләшә: дистанция саклау, җәмәгать урыннарында маска кию, һәрвакыт кулларны юып тору. Һәм икенчесе: специфик үзлеккә ия булган тагын бер чара – прививка ясату, – дип аңлатып үтте район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Бүгенге көндә район үзәк больницасында коронавируска каршы «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВак», «КовиВак» прививкалары, аларга өстәмә дүрт төр гриппка каршы прививкалар ясатырга була. Хәзерге вакытта 1030 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, шуларның 610ы балалар, 420се – олы кешеләр. Моннан тыш, 3572 кешегә коронавируска каршы прививка ясалган.

– Сезонлы грипп авыруы башланганчы, бу безнең гыйнвар айларына туры килә, ноябрь ахырына кадәр прививка ясату кирәк. Моннан тыш, коронавируска каршы да. Чөнки кеше ике инфекция белән дә авырырга мөмкин. Бигрәк тә риск төркеменә кергән хроник авырулары булган һәм 65 яшьтән олы булган кешеләргә прививка ясату кирәк, – дип аңлатты Гөлия Фәрит кызы.

– Моннан тыш, безнең урынга барып ясау мөмкинлегебез дә бар. Мәсәлән, кеше прививка ясатырга теләсә, больницаның регистратура бүлегенә 2-21- 02 телефонына шалтыратырга, авылларда фельдшерларга мөрәҗәгать итә ала.

Өйдән чыгарга куркып ятучыларга, мобиль бригада килеп, прививка ясый. Шулай ук кызыксындырган сораулар булса да 2-21-02 телефонына шалтыратып, кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.

Кызгыначка каршы, коронавирус чигенергә җыенмый. Бүгенге көндә 20 урынлы район ковид госпиталендә 22 кеше дәвалану уза. Авыр хәллеләр дә бар.

Баш табиб урынбасары киңәш иткәнчә, кеше күп була торган урыннарда бик булмаска, санитар таләпләрне үтәргә, һава торышына карап киенергә тырышыйк. Һәркайсыбыз, якыннарыбыз да сәламәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев