Район юлларында узган атнада барлыгы 33 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте. Шулар арасыннан биш йөртүче – куркынычсызлык каешын такмаган, берәү – иминият полисы булмаган, унбер – номерлары пычрак, өчәү – транспорт чарасын йөрү юлына куйган, берәү – техник яктан төзексез, дүрт йөртүче – документларын өйдә онытып калдырган, тагын дүртесе – штрафын вакытында түләмәгән. Бер йөртүче юл билгесе таләпләрен үтәмәгән.”Юлларда игътибарлы булыйк, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе. – Берберебезне хөрмәт итик, аяныч хәлләр килеп чыгудан сакланыйк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәк кенә юлларда имин булыр”.
Нет комментариев