Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айгөл синең белән булгач, күңелем тыныч” дия иде...

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсенә зур кайгы килде. 4 июльгә каршы төндә Айгөлнең ире Линар арабыздан китеп барды. Бу аяныч хәбәрне миңа Айгөлнең иҗатташ дусты Лилия Муллагалиева җиткерде...

Линарның хәле начарлангач, өйгә “ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Аны тиз арада Казанның 7нче хастаханәсенә алып киткәннәр. Айгөл аны озата барган. Кызганыч, табиблар Линарга ярдәм итә алмаган, аның йөрәге тибүдән туктаган. Ул йөрәк өянәгеннән вафат булган. Линарны инде җирләсәк тә, күңел һаман ышанмый, бу хәбәрне йөрәк кабул итми...

Линар һәм Айгөл белән соңгы тапкыр 8 май көнне күрештек. Алар безгә кунакка килде. Гомумән, һәрчак кунакка йөрешеп, гаилә дуслары булып яшәдек. Линар белән безнең яшь аермасы шактый булса да, бу безнең аралашуга бер дә комачауламады. Без һәрвакыт бер дулкында булдык. Линар – киң күңелле, юмор хисле, ярдәмчел, кунакчыл, акыллы, тәрбияле кеше иде. Гаилә җанлы булды, Айгөле һәм балалары өчен үлеп торды. Чын ир-ат үрнәге иде ул.

Линар элек хәрби булып эшләгән. Соңгы елларда бер эре оешмада иминлек хезмәтендә эшләде. Аның йөрәгеннән зарланганы булмады. Әмма кайчандыр йөрәгенә операция ясаткан булган. Үзем дә балачакта йөрәгемә операция кичергән кеше буларак, бу темага еш сөйләшә идек. “Саклан, юк-барга борчылма”, - дип әйтә иде. Аннан соң без Айгөл белән берәр кая барырга җыенсак, “Айгөл синең белән булгач, күңелем тыныч, сиңа ышанам” дия иде. Ә минем күңел Айгөл янында Линар булганда тыныч иде. Яшьли ятим калган Айгөлгә ул ир дә, дус та, әти дә, әни дә булды...

Соңгы арада Айгөл нидер сизенә иде кебек, чөнки еш кына “Линар өчен борчылам” дия иде. Линар да нидер сизенгән кебек, ике көн элек кенә бөтен туганнары белән очрашкан, ә аңа кадәр Айгөлнең туганнарына авылга кайткан булганнар. Әйтерсең лә, ул барысы белән дә саубуллашкан...

Линар белән Айгөлнең планнары зурдан иде. Мәскәүдә актерлык һөнәренә укучы уллары Камилнең премьерасына барырга, ә 19ы ялга җыенганнар, инде билетлары да алынган иде... 

Линар Юсипов 53 яшендә Яңа Татар бистәсе зиратында әтисе янында җирләнде. Шунда ук әнисенә дә урын алып калганнар. Әнисе күптән түгел генә 85 яшен тутырды. 

Линарның урыны оҗмахта, рухы шат булсын. Айгөлнең, балалары Айлинә белән Камилнең, әнисенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев