Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айрат Фәнил улы Каюмов котлавы

Юлбарыс елында туган РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ Айрат Фәнил улы Каюмов котлавы.

Хөрмәтле райондашлар! Ихлас күңелемнән Сезне якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән котлыйм. Киләсе ел алдагы елларга караганда уңышлырак, яхшырак, мулрак булсын иде – минем теләгем шул. Саулык-сәламәтлек һәркайсыбызга. Аллаһка шөкер, районыбыз ның ирешкән эш нәтиҗәләре куанычлы. Бу райондашларыбызның фидакарь хезмәтләре бәрабәренә ирешелде. Әнә шул ирешелгәннәрне югалтмыйча, яңадан-яңа үрләр яулап эшләргә, яшәргә язсын. Гаиләләребезгә иминлек телим. Гаилә – җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, димәк, гаиләдә тынычлык булса һәм тәртип булса, җәмгыятьтә дә тәртип булыр. Ә иң мөһиме – киләсе елда якыннарыбыз белән янәшә булып, бер-беребезнең кадерен белеп яшәсәк иде. Кайгы- хәсрәтләр безне урап узсын. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    РЭХМЭТ