Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын чыкса нишләргә?

Соңгы вакытта республикада янгыннар еш күзәтелә башлады. Безнең районда да «кызыл әтәч» кыш уртасында шәхси хуҗалыкны бер әйберсез калдырды. Хәвеф-хәтәрләрне искә алып, кышкы каникуллар башланыр алдыннан Олы Әтнә урта мәктәбендә очрашу булды.

Янгыннар торышын истә тотып, Олы Әтнә урта мәктәбендә 108 нче янгын коткару гарнизоны бүлекчәсе командиры Азат Хәкимуллин белән очрашу булып узган. 

Командир балаларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырды, хәзерге тормышта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кирәклеген һәм мөһимлеген искәртте, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортларына ничек керергә, укырга кергәндә нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеген, студентлар һәм хезмәткәрләр файдалана торган ташламалар турында аңлатты. Очрашуларның төп максаты - укучыларны төрле шартларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

Кышкы каникуллар башлана, шуңа да һәркайсыбыз янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев