Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азат Фазлыев кесәсендәге соңгы 500 сумга нәрсә алачак?

Җырчы соңгы акчасына кадәр хатыны Алсу өчен сарыф итәчәген әйтә.

Җырчы Азат Фазлыев кесәсендә соңгы 500 сум калса, шуңа нәрсә алачагы турында язган. Инстаграмда тормыш иптәше Алсуның фотосы астына мондый эчтәлектәге пост урнаштырган: "Хатын-кызның косметикасына аптырау гына түгел, шаккатып бетәм!

Анда бит нәрсә генә юк? Юыну бүлмәсендә минем бары тик кырынгыч һәм шампунь. Ә Алсуның тезелеп киткән: бальзам, кондиционер, маска, сыворотка, чәч өчен май, кутикула өчен май, кул кремы, аяк кремы, тән кремы, бит кремы, күз кырыендагы тире өчен крем, тән өчен лосьон, бит өчен лосьон, тоник, ирен бальзамы….

Ә бит аның кайсын кайда буталмыйча сөртү — үзе бер талант!

Юк, ачуланмыйм, психланмыйм. Чөнки моннан файда юк. Хатын-кыз гүзәл булырга тиеш! Кесәмдә соңгы 500 сум калса да, мин ул акчага Алсуга крем алып бирергә әзер», — дигән Азат.  

Инстачылар Алсуга бизәнеп торуның кирәге юк, ул болай да бик чибәр дигән уртак фикергә килгәннәр — барлык комментарийлар да Алсуның матурлыгы һәм Азатның юмартлыгы турында. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/02-11-2020/azat-fazlyev-kes-send-ge-so-gy-500-sumga-n-rs-alachak-5782686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев