Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аздан гына калдым

Мошенниклык очраклары турында еш язабыз. Телефон аша да, интернет челтәрләре аша да чыгып, кеше башларын бутап, җайлы гына күп акчалы булырга омтыла кайберәүләр.

Кем ышана – шул алдана, бераз гына бу хакта мәгълүматы булучылар исә шикләнебрәк кала. Ә мошенниклар бик оста психологлар – шундый итеп сөйлиләр, баш миенең бер почмагында “ышанма, ышанма” дип, шик бәреп торса да, үзеннән-үзе шулар кушканны эшлисең. Акчалы булам дип, бөтенләй кешелек сыйфатларыннан ваз кичәләр. Олы яшьтәге кешеләрне, авыруларны, мөмкинлеге чикле булучыларны алдап, акчаларын үзләштерүчеләр, минемчә, иң намуссызлары. «ВК»дагы страницаны җимереп кереп, ире яки хатыны, әнисе, яки баласы фаҗигагә юлыкты, яки “үлде” дип, карта номерын куеп, акча күчерүне сораучыларны күрегез сез?! Моннан элек, битендә ире үлүе турында хәбәр укып, җитмәсә, бу ханым исемендәге картаны күреп, үзем дә чүттән генә ышанып куймадым. Ярый әле шалтыратып, хәлен белешергә башым җитте. Аллага шөкер, бар да исән-саулар икән...
Әле күптән түгел үзем дә шундый кармакка эләгә яздым. Минем нинди хәлдә калганымны белгәч, тәҗрибәле юристлар да “булдыргансың” дип тел шартлатты. Бу хәлдән бары тик суд аша гына чыгу мөмкинлеге турында да кисәттеләр. Башыннан алып языйм әле. Бәлки, сезнең арада да үзе дә белмичә, минем хәлдә калучылар бардыр. Ярдәме дә тиеп куярга мөмкин.
Соңгы берничә елда бик билгеле банк хезмәткәрләре атна саен диярлек шалтыратып, акча алырга тәкъдим итеп җәфалады. Быел җәй, ничектер шулай, ризалык биреп куйдым бит мин боларга. Авыл җирендә яшәгәч тишек-тошык күп, эшлисе эшләр дә бар – тизрәк төзелеш эшләренә дә нокта куя­сы килә бит. Ярый, хуш, болар миңа үзләренең курьерларын җибәрәләр икән, анысы минем белән хәбәргә чыгып, очрашу урынын да билгеләп куйдык. Казанга гаилә эшләре белән барасы бар иде ул көнне, шунда очраштык та. Курьер мине үз машинасына чакырды, кыска шортыдан булган бу ир затының ялан тәпиенә кигән әбиләр әйтмешли, “тишек башлы”  шлепанцылары гына аптыратты. ”Хай, җаным, юньлерәк киемең юктыр инде”, – дип уйлый-уйлый машинага утырганым исемдә.
Роман атлы бу курьер миңа үзенчә сөйләде, аңлатты. Банк акча күчерсен өчен минем электрон имзам (подпись) кирәк икән. Акча миңа курьер биргән картага күчә, әмма курь­ер анда күпме акча күчәсен дә, түләү күпме булачагын да, процентлар күләмен дә белми (!) икән. Боларның барысы язылган килешү бер-ике сәгать эчендә минем электрон почтама киләсе, имеш. Картаның паролен исә банкның “Кайнар линия”сенә шалтыратып белергә кирәк булачак. Курьер әгәр кредит күләме  канәгатьләндермәсә, шул ук “Кайнар линия”гә шалтыратып, килешүне һәм смс- хәбәрләшүне өзәргә кирәклеге хакында да кисәтте. Ул көнне дә, аннан соң да банктан электронкага бер хәбәр дә килмәде. Ахыры, мин бу банк хезмәтеннән баш тартырга уйладым, нәрсәдер “не то” икәнлеген эчтән сиземләдем дисәм  дә була. Шалтыратып әйттем дә, шуның белән шул, ”Мәсьәлә хәл ителде” дип фикер йөрттем мин үземчә.  
Бу хәлләрдән соң ай ярым вакыт узды.
Көннәрдән беркөнне тормыш иптәшем аптырашка калдырды: ”Син кайчан 200 мең сумлык кредит алдың?” – ди. ”Алганым юк”, – дим.
Банк исемен әйткәч кенә аңлаштык, тегеләр иремә шалтыратып, минем кредит буенча әҗәтем барлыгын белдергәннәр. Банкның “Кайнар линия”сенә чыгам, мине бурыч кайтару департаменты белән тоташтыралар. Тегеләре күз дә йоммый, “бурычыгыз бар, ник вакытында түләмәдегез?” – дип сорау ала. Кем әйтмешли, “звезда в шоке”. “Нинди әҗәт”, – дим. Мин бит картаның пинкодын да белмим, хәтта анда күпме акча барлыгын да. Ә тегеләр «үзенекен сукалый»: “Бурыч дигәч бурыч”. Акчасын алмасам да, иминият (страховка) буенча килешүгә кул куйганмын икән бит. Шалт итеп, теге планшетка электрон рәвештә кул  куйганым искә төште. Әле бит күпме азапландым пас­порттагыча булсын дип. 14 меңнән артык акчаны чыгарып түләргә кирәк икән. Анысын ай саен, кредит беткәнче түлисе. Кызык имә, акчасын алма – ә барыбер шул сумманы ай саен түләп бар.  “Башың эшләмәсә – аягың күп йөрер”, – дип әйтә иде безнең бер укытучы – нәкъ шушы очрак инде бу. Тотындым интернеттан эзләргә, янәсе, бу очракта нишләргә мөмкин? “Шалтыратсыннар, игътибар итмәгез”, – дип тә киңәш биргәннәр, кемдер аларны мошенниклар дип атаган, кемдер әлеге банкка якын бармаска киңәш иткән – бер юньле-башлы нәрсә юк. “Суд аша гына хәл итеп була, аларның юристлары бик көчле”, – дигән язмалар да очрады, эч жуу итеп куйды. “Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек идарәсенә мөрәҗәгать итәм, – дип әйтегез, алар хаклы түгел”, – дип тә язганнар. Тик менә банктан шалтыратучыларга гына бу берничек тә тәэсир итмәде. Телефонның теге башыннан акча таләп итүләр дәвам итте. Җитмәсә, сөйләшү кыяфәтләрен күрсәгез, шул кадәр «борынны чөеп», мыскыл итеп сөйләшәләр, аларны тыңлагач, чыннан да үзеңне бер беткән, кредит та түли алмаган бичара җан итеп хис итәсең.
Тик без дә ”не лыком шиты”. Интернет челтәрләрендә актарына торгач, тәки бер кечкенә генә өмет чаткысы уянгандай булды бит. Банкларның рейтингына кагылышлы махсус сайт бар. Ул кредитлар алуга ярдәм буларак хезмәт итә, шул ук вакытта биредә үзеңә кагылышлы банк турында фикереңне дә калдырырга да мөмкин.
Синең фикереңне банк хезмәткәре карап, җавабын да бирә, димәк,  кире элемтә дә бар, ә монысы бик мөһим.
Яздым мин монда бик шәпләп, хәлләрне аңлатып. Көнендә үк миңа чыкты тегеләр. Ул көнне вакыт юк иде сөйләшергә, аннан соң, башта бик ышанып та җитмәдем. Икенче  көнне чыгып,  гафулар үтенеп, нокта куйдык бу хәлләргә. Электрон почтама белешмәсен дә салдылар – минем хәзер бу банк белән уртак бер нәрсәм дә юк.
Менә шулай,  җәмәгать. Тычкан да бит, сөткә төшкәч, үлемнән куркып, бер дә тик тормаган – ахыры, барыбер исән калган. Билгеле, картадан акчасын алдыручыларга бу гына ярдәм итмәс. Тик шулай да...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев