Азык-төлеккә бәяләр артуга татарстанлылар прокуратураның кайнар линиясенә зарлана ала
Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.
Татарстанлылар азык-төлеккә бәяләр артуга прокуратураның кайнар линиясенә зарланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Товарларга бәяләр арту мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә эшли башлаячак һәм 18 декабрьгә кадәр эшләячәк. Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81 (дежурный прокурор) телефоннары буенча 18.00 дән 9.00 гә кадәр кабул ителәчәк.
Күзәтчелек ведомствосында аңлатуларынча, барлык алынган мәгълүмат чараларны планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев