Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга телефон бирмәгез!

Бер бала мошенникларга 500 мең сум акча күчергән.

Җиңеп акча отар өчен бала әнисенең телефонында «берничә гади биремне үтәргә» тиеш булган. Хатын улының шикле гамәлләрен 3 январь кичендә күреп ала: малай аның кесә телефоныннан банк кушымтасына керергә тырыша. Әнисе аннан телефонны алып, шәхси кабинетына керергә була, әмма кушымта һәм аккаунтның инде блокланганы ачыклана.

Бала Ибраһим исемле кешегә берничә күчерү ясавын әйткән. Ул мессенджерда «Роблокс» валютасы уйнатыла торган канал тапкан һәм «катнашырга» төймәсенә баскан. Шуннан соң ул уенчыга күп «робакс»лар алырга тәкъдим иткән ниндидер кыз белән язышкан. Моның өчен «гади биремнәрне» үтәргә кирәк булган һәм малай барысын да инструкция буенча эшләгән: әнисе телефоныннан шәхси счетларының скриншотларын ясаган, 75 мең сумга ике маркетплейс сертификаты алган һәм активлаштыру кодларын атаган. Аннары әнисенең барлык акчаларын бер счеттан икенчесенә, аннары чит картага күчергән.

Ләкин робакслар аның исәбенә кермәгән. Хатын полициягә гариза язган. Гомум зыян 504 мең сум тәшкил иткән. «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев