Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар бакчасында «Чәчәкләр көне» үтте

Әтнә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен һәр җәй күңелле һәм бай уза.

Мәсәлән, экологик культура күнекмәләрен һәм табигатьтә балаларның грамоталы тәртибен формалаштыру, чәчәкләрнең матур дөньясының күптөрлелеге турындагы күзаллауларны ныгыту максатыннан, 2 нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә «Чәчәкләр көне» тематик көне узды. Балалар балалар бакчасы территориясендә үскән чәчәкләр белән таныштылар, аларның исемнәрен ныгыттылар, охшашлыкларны һәм аермаларны карадылар, шигырьләр укыдылар, чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Бу көн балаларга үзенең төсле һәм төсмерләре белән истә калыр һәм алар киләчәктә бу матур затларга сакчыл һәм игътибарлырак булырлар дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев