Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре уздырылачак

Чараларны уздырганда Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк.

Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уздырылачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода әйтүләренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган, әмма бу «балаларның көтеп алган чыршы бәйрәмнәре булмаячак дигән сүз түгел».

«Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чаралар бакчаларда төркемнәр, ә мәктәпләрдә класслар һәм параллельләр буенча үтәчәк», — диделәр министрлыкта.

Быел Кремль чыршы булмаячак, ә Татарстанда Президент чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматына караганда, чарадагы кунаклар саны чикләнәчәк, шулай битлек кию мәҗбүри булачак. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/18-11-2020/balalar-bakchalarynda-m-m-kt-pl-rd-chyrshy-b-yr-mn-re-uzdyrylachak-5786485

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев