Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар коляскасы белән кибеткә керергә ярыймы?

Без барыбыз да көндәлек тормышыбызда товарлар, эш һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә кулланучылар булып торабыз.

Көн саен безнең һәркайсыбыз, телефон аша сөйләшеп, транспорт хезмәтеннән файдаланып, кафеда төшке аш ашап, кредит алып, кулланучыга әверелә.

Еш кына без бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына игътибар итмибез.

Кулланучылар буларак үз гамәлләрен һәм сатучы (җитештерүче яки башкаручы) гамәлләрен бәяләү зарурлыгы, кызганычка каршы, безнең хокукларыбыз бозылганнан соң гына килеп чыга.

Районыбызның бер кулланучысыннан «Коляска белән кибеткә кереп буламы, әллә мин колясканы калдырып, баланы кулда күтәреп йөрергә тиешме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Әлеге сорауны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллинага җиткердек.

– Безнең кибетләр үз кагыйдәләрен уйлап табарга ярата, һәм монда аларның фантазиясе белән килешүе кыен. Мисал өчен, «Балалар коляскасы белән кибеткә керү тыела». Бу балалар коляскалары булган кешеләрнең халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеменә керүен онытып, үзләре уйлап тапкан кагыйдәләргә карый.

Россия Федерациясе Конституциясенең 27 маддәсендә законлы рәвештә Россия Федерациясе территориясендә булган һәр кеше ирекле хәрәкәт итәргә, тору һәм яшәү урынын сайларга хокуклы дип күрсәтелгән. Шулай ук, Россия Федерациясе Гражданнар кодексында оешманың сатуалу шартнамәләрен төзегәндә бер төркем затларга өстенлек бирү хокукы юк (законда әйтелгән очраклардан тыш) дип күрсәтелгән. Шуңа бәйле рәвештә, кибет балалар коляскалары белән килүчеләргә сату-алу килешүе төзүдән баш тартырга хокуклы була алмый һәм аларга сәүдә залына керүне тәэмин итәргә тиеш.

Шундый ук нормалар күп кенә норматив-хокукый актларда беркетелгән.

Шуңа да истә тотарга кирәк: хәзерге вакытта безнең илдә гамәлдәге бер генә закон да гражданнарның балалар коляскалары белән бинага һәм кирәкле урыннарга керүләрен тыюны күздә тотмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев