Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар куркынычсызлыгы

Наил Бәйрәмов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе

2020 елда янгыннарда 3 бала һәлак булган, 20 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Янгыннарда балаларның һәлак булуының һәм имгәнүенең сәбәпләре түбәндәгеләр:
– электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуа­та­цияләү кагыйдәләрен бозу аркасында 1 кеше һәлак булган, 3 кеше җәрәхәтләнгән;
– мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында 1 кеше җәрәхәтләнгән;
– ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 9 кеше җәрәхәтләнгән;
– ут белән балалар шаяруы аркасында 1 кеше һәлак булган, 7 кеше җәрәхәтләнгән;
– шартлау нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булды.
Агымдагы елда (2021 елның 18 гыйнварына) Татарс­тан Республикасы территориясендә 2 бала һәлак булган, 5 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
2021 елның 17 гыйнварында Югары Ослан райо­нының Пятидворье авылының Лазурная урамындагы бер йортта янгын чыкты, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булды, шуларның 2се – 9 һәм 12 яшьлек балалар. 1953 елда туган ир-ат шәһәр читендәге торак йортка кияве һәм ике оныгы белән бергә җылыту һәм җылылык белән тәэмин итүне торгызу максатыннан килә. Янгынның сәбәбе ачыклана, сорау алу бара.
2021 елның 4 гыйнварында Казан шәһәренең Боевая урамындагы йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә 4 яшьлек ике бала тән җәрәхәтләре алган. Янгынның сәбәбе – ут белән балаларның шаяруы.
2021 елның 15 гыйнварында Менделеевск шәһәренең Пушкин урамындагы йортта чыккан  янгын нәтиҗәсендә 7 яшьлек бала сөрем газы белән агуланды. Янгынның сәбәбе – өлкәннәрнең тәмәке тарткан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве.
2021 елның 17 гыйнварында Казан шәһәренең Спартак урамындагы янгын нәтиҗәсендә 2 һәм 10 яшьлек ике бала тән җәрәхәтләре алды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын кулланган вакытта техник кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Хөрмәтле ата-аналар, балагыз белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында һәрвакыт сөйләшегез. Балаларыгызны  өйдә ялгыз калдырмагыз. Калган очракта да шырпы һәм зажигалка бала өчен буй җиткән урында калмасын. Балага мичкә ягып карарга кушмагыз. Учаклар кабызуның куркынычы турында сөйләгез.
Бала шырпының уенчык түгел, ә утның авыр бәла-каза булуын аңласын иде.
Балаларны көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Җиңел ялкынсынучан сыеклыкларның куркынычы турында сөйләгез.
Баланы янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгын сагы телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качып ятарга ярамавын, өйдән  әйберне чыгарырга яки сакларга тырышырга кирәк түгел икәнен аңлатыгыз. Ул өйдән тиз генә чыгарга кирәклеген истә тотарга тиеш.
Балаларның бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калуы бик куркыныч. Янгын чыккан очракта алар бинадан чыга алмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев