Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар шуклыгы...

Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итү күнекмәләре булмау, өлкәннәр ягыннан 
аларның үз-үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыру күнекмәләре булмау аркасында килеп чыга.
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар үз уеннарында еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлыйлар, аларның хезмәтен имитациялиләр. 
Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар ялгыз калганда аеруча ачык чагыла. Өйдә үзе генә калган баланың шырпы
тартмасы яки зажигалка белән. уйнамавына, кәгазьгә ут төртәсе килмәячәгенә, урманда кеше күрмәгәндә учак оештырмаячагына ышанасы да юк.
Хөрмәтле ата-аналар, балаларның ут белән шаяру проблемасы бик кискен тора. Төп бурыч – мөмкин булган фаҗигане алдан кисәтү, бала белән 
һәрвакыт янәшәдә булу. Безнең бар тырышлыгыбыз балалар белән көн саен үткәрелүче профилактика эшенә юнәлтсәк, балалар катнашында янгыннар һәм башка һәлакәтләр саны 
кимүгә өмет тә зуррак. Травматизм һәм бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен үзебез дә нык игътибарлы булыйк. 
Чөнки, барыннан да элек, иң беренче чиратта өлкәннәр балаларның гамәлләре өчен җаваплы. Шырпыларны тиеш урында саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев