Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларны янгыннан саклыйк

Балалар куркынычсызлыгы – өлкәннәрнең бурычы.

Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлы гы кертелде. Әлеге айлык кы саларында «МЧС» хезмәт кәрләре һәм педагог лар белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дә кынычсызлыгы дәресләрен үткәрәләр.

Кызганычка каршы, елдан-ел янгыннарда бала лар һәлак була. Гадәт тән тыш хәлдә дөрес карар кабул итә белмәү балаларны янгын корбаны ясый.Ничек янгынга юл куймаска, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга – бу хакта балалар беләләрме соң? Безнең уртак бурыч – балаларны моңа өйрәтү.

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагый дәләрен өйрәнүгә күбрәк әңгәмәләр үт кәрергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз, караучысыз калдырмагыз. Бала шырпының уенчык түгел икә нен белергә тиеш. Балаларны көнкүреш электр приборларын һәм газ пли тәсен куркынычсыз кул лану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.

Янгын килеп чыккан оч ракта үз-үзеңне тотукагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качарга яки өйдән нинди дә булса әйберне коткарып калырга кирәкмәгәнен, ә бары тик янган бинадан тиз арада чыгарга кирәклеген генә аңла тыгыз. Балалар бер мәсьәләгә генә игътибар би рергә тиеш – бары тик би надан зыян күрмичэ чыгарга!

Балаларны йортта яки фатирда үзләрен генә бикләп калдыру бик куркыныч икәнен аңлагыз. Янгын чыккан очракта алар тышка чыга алмаячаклар.

Балаларга билгеле булган урында шырпы һәм «зажигалка» калдырмагыз. Шулай ук балаларга учак яндыруның куркынычлыгы турында сөйләгез. Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар, уяу булыгыз, кайчакта сүн де релмәгән тәмәке, электр үткәргечләре төзек булмау куркыныч нә тиҗәләргә китерергә мөмкин. Ата-аналар, үз балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, балаларны һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз.

 Янгын вакытында шалтырату очен телефон номерларын исегезгә төшерәбез «01», «11», «112». Арча янгын бүлеге 8(84366) 3-35-91, Әтнә янгын бүлеге 8(84369) 2-20-01

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев