Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларны күз уңыннан югалтырга ярамаячак

2021 елның гыйнварыннан ял итүчеләр өчен катгый таләпләр үз көченә керә.

Русиялеләргә балаларны, йөзә белүләренә карамастан, пляжларда караучысыз калдыруны тыячаклар. Кагыйдәләргә өстәләчәк мондый пунктны Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әзерләгән. Алар 2021 елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Пляж хуҗалары балаларга һәм йөзә белмәүчеләргә коену өчен махсус урын әзерләргә тиеш булачак. Пляжга килүчеләргә тәгаенләнмәгән корылмалардан суга сикерү, су буена хайваннар алып килү (махсус озатып йөрүче этләрдән тыш), билгеләнмәгән урыннарда спорт уеннарын уйнау, бер-береңне суга ташлау тыелачак. Шулай ук, ял итүчеләргә суда йөзү өчен тәгаенләнмәгән предметларда, шул исәптән такталарда, бүрәнәләрдә һәм ятакларда йөзәргә дә ярамаячак.

Моннан тыш, коену зонасын һәм пляж территориясен пычрату, чүпләү, пляж җиһазларын һәм коткару чараларын тиешенчә кулланмау да катгый тыелачак.

чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Balalarni-k-z-u-innan-yugaltirga-yaramayachak-526179/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев