Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыкны кая куярга?

Санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Каралты-кура тирәсендә төрле эшләр дә башкарыла. Чокыры да казыла. Ә менә арткан балчыкны кая куеп булыр икән? Урман полосалары, су буйларына бер дә ташлыйсы килми.

Редакциябезгә менә шундый үтенеч белән Олы Әтнә авылыннан Гөлнур ханым шалтыратты.

Чыннан да, казу эшләре башкарырга туры килсә, артык балчыкны кая урнаштырып була? Әлеге мәсьәләгә чишелеш табарга теләп, район торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Нияз Заһидуллинга шалтыраттык.

– Казу эшләреннән соң арткан балчыкны полигонга кертергә мөмкин. Әлбәттә сүз, чүп түгел, балчык турында бара. Бу хезмәт бушка башкарыла. Балчык бушаткан өчен акча алынмый. Полигонга кичке сәгать 18.00гә кадәр менәргә була. Операторлар шунда бар, – дип ачыклык кертте җитәкче.

Кыскасы, сораулар туса, торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев