Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәлеш рецепты

Гөлгенә Сабитовадан бәлеш рецепты.

Бәлеш камыры:
1) ярты стакан су,
2) ярты стакан сыек май,
3) 2 а.к. майонез,
4) 1 б.к. тоз,
5) кирәгенчә он.
Барлык әйберләрне дә болгатып, он салып камыр ясарга.

Бәлеш эчлеге:
1) бәрәңге,
2) ит,
3) суган,
4) тоз, борыч, укроп, дәфнә яфрагы.

Итне, бәрәңгене, суганны турап, тоз, борыч, укроп сибеп болгатырга.
Камырны җәеп табага салгач, уртасына кечкенә тишек ясап куям, болай эшләгәндә бәлеш тизрәк пешә диеп ишеткәнем булды. Эчлеген салгач, 3-4 дәфнә яфрагы куям. Бәлешнең өстен камыр белән каплап, кырыйларын чеметеп,үзегезнең күңелегезгә ничек хуш килә шулай бәлешне бизәргә була. Духовкада 1,5 сәгатъ тирәсе пешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев