Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балигъ булмаган балага алимент түләтү таләбе белән судка мөрәҗәгать итү тәртибе

РФ Җинаять кодексының 80нче маддәсе нигезендә, ата-аналар балигъ булмаган балаларын тәрбияләргә тиеш. Шулай булмаса, икенче ата-ана яки аны алмаштыручы зат аларны суд тәртибендә түләттерергә хокуклы.

Алиментларны түләттерү турындагы таләп белән судка боерык яки дәгъва производствосы тәртибендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу – алиментларны түләтүнең нинди ысулын сайлавыгызга бәйле. Боерык производствосы тәртибендә, ата булуны билгеләү, ата булуны (ана булу) дәгъвалау яки башка кызыксынулы затларны җәлеп итү кирәклеге белән бәйле булмаган очракта, балигъ булмаган балага алимент эзләтү турындагы таләпләр карала .

Суд боерыгын чыгару турындагы гариза җәмәгать судына тапшырыла. Гаризаны бурычлы кешенең яшәү урыны буенча да, шулай ук түләүченең яшәү урыны буенча да бирергә мөмкин. Гариза үрнәген җәмәгать суды сайтында алырга мөмкин http:// mirsud.tatar.ru/courtservices/ docs/ Балага алиментлар түләтү турында суд боерыгын бирү турындагы гаризага аерым алганда, баланың туу турында таныклыкның күчермәсен, никахны рәсмиләштерү (өзү) турында таныклык күчермәсен, ата булу (булганда) турында таныклык күчермәсен һәм башка документларны беркетергә кирәк. Суд боерыгы дәгъва белдерелә торган таләпнең асылы буенча судка суд боерыгын чыгару турында гариза кергән көннән биш көн эчендә, эзләтеп алучы һәм бурычлыны чакырмыйча һәм суд тикшерүен үткәрмичә чыгарыла. Суд боерыгы күчермәсе ун көн эчендә аның үтәлешенә карата каршылыклар тапшыру хокукына ия булган бурычлы затка җибәрелә. Судья билгеләнгән вакытка бурычлыдан каршылыклар килсә, суд боерыгын юкка чыгара. Бу очракта алиментларны түләттерү турындагы таләп дәгъвалы производство тәртибендә белдерелергә мөмкин. Балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү өчен җавап бирүченең яшәү урыны буенча яки гариза бирүченең яшәү урыны буенча район судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъва бирү тәртибендә алиментларны түләттерү турында таләп куела: 1) күрсәтелгән таләпләр ата булуны билгеләү, ата булуны (аналыкны) дәгъвалау яисә башка кызыксынган затларны (мәсәлән, җавап бирүчедән алиментлар алынучы затларны) җәлеп итү зарурилыгы белән бәйле; 2) бурычлының каршылыклары нигезендә суд боерыгы гамәлдән чыгарылган; 3) акчалата суммада алиментларны түләттерү турында таләпләр, йә бер үк вакытта керемгә өлешчә мөнәсәбәттә һәм акчалата суммада да белдерелә. Алиментларны түләттерү турындагы дәгъва гаризасы, якларның мәҗбүри чакыруы, карарга шикаять бирү мөмкинлеге белән, дәгъва производствосының гомуми кагыйдәләре буенча карала. Дәгъва гаризасы үрнәген ТР Әтнә районы суды сайтында алырга мөмкин http://atninsky. tat.sudrf.ru/m

Әтнә район суды матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев