Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Банкетлар үткәрү тыела!

Күрше Республика Башкортстанда рестораннарда корпоративлар һәм банкетлар үткәрүне тыйганнар.

Башкортстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

"Норма популяр түгел, әмма без аңа барабыз, — дип белдерде киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. - Рестораннарда һәм башка җәмәгать туклануы нокталарында төрле корпоратив, ягъни киңкүләм чаралар үткәрүне тыярга кирәк. Корпоратив, банкетлар - боларның барысын да соңрак вакытка күчерәбез. Безгә үпкәләмәсеннәр. Югыйсә, без соңыннан бу рестораннарны ябачакбыз, ә без моны эшләргә теләмибез"

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Banketlar-tk-r-tiela-504298/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев