Бар да арта: яңа елның беренче аенда безне нинди үзгәрешләр көтә?
Яңа штрафлар, яңа түләүләр, пенсиядә үзгәрешләр, авыллардагы банкоматлар… Яңа ел тормышыбызның төрле өлкәләренә шактый гына үзгәрешләр алып килә. Шуларның иң мөһимнәрен барлыйк.
Татарстан
Түләүле юл өчен түләмәүчеләргә – штраф.
Яңа ел алдыннан берьюлы ике түләүле юл – Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск – Әлмәт юлы кулланышка тапшырылды. Шушы юлларда йөрү өчен түләмәүчеләргә штраф салына башлый. Йөк автомобильләре һәм пассажир автобуслары өчен штраф күләме 5 мең сум булса, башка барлык транспорт чаралары өчен – 1,5 мең сум. Әлегә исә яңа юлларда йөргән өчен акча сорамыйлар. Вознесение трактының икенче өлешендә 11 гыйнварга кадәр бушлай йөреп була. Алексеевск – Әлмәт юлы да бер-ике ай дәвамында тест режимында ачык булачак.
Этләрне теркәү мәҗбүри.
Ел башыннан Татарстанда эт асраучылар йорт хайваннарын мәҗбүри рәвештә теркәргә тиеш. Бу исә республикадагы йортсыз хайваннар санын киметү мәсьәләсен җайга салу өчен эшләнә.
Түләү арта.
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләнә торган акча күләме 2,2 млн сумга җитәчәк. Бу – илдәге иң зур суммаларның берсе.
Ярдәм итүдән туктамыйлар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
Россия
Авылда да салдырып булачак.
Картадагы акчаны теләсә кайсы авыл кибетендә салдырып, шулай ук кәгазь акчаны да картага салып булачак.
Минималь хезмәт хакы күләме арта.
Ел башыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 16,6 процентка арттырылды. Хәзер ул узган елгы 19 242 сум урынына 22 440 сумны тәшкил итәчәк.
Яшәү минимумы күләме арта.
1 гыйнвардан Россиядә яшәү минимумы 17 773 сумга кадәр арта. Эш яшендәгеләр өчен ул – 19 329 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум, балалар өчен 17 201 сум тәшкил итә.
Күбрәк эшләсәң, күбрәк түлисең.
НДФЛ күләме керемнәр күләменә карап билгеләнәчәк. Ел дәвамында 2,4 млн сумга кадәр акча эшләүчеләр, элеккечә, 13 процент салым түләячәк. 1 гыйнвардан 2,4–5 млн сум еллык кереме булганнар – 15 процент, 5–20 млн сум кереме булганнар – 18 процент, 20–50 млн сум акча эшләүчеләр – 20 процент, керемнәре 50 млн сумнан артык булганнар 22 процент күләмдә салым түли башлый.
Яңа кагыйдәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ерак төньякта эшләүчеләргә кагылмый. Алар, керемнәре күпме булуына карамастан, салымны 13 процент күләмдә генә түли. 23 яшькәчә. Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның тол хатыннары һәм ирләренә пенсия түләнәчәк. Әлеге түләү аларның уртак балаларына 23 яшь тулганчы гамәлдә булачак. Бердәнбер шарт: алар яңадан гаилә кормаган булырга тиеш.
Дәүләт пошлиналары арта.
Быелдан рәсми рәвештә аерылышу өчен түләнә торган дәүләт пошлинасы 5 мең сумны тәшкил итә. Моңа кадәр ул 650 сум иде. Моннан тыш, исем, фамилия яки әтиеңнең исемен рәсми рәвештә алыштыру өчен дә 5 мең сум (моңа кадәр 1,6 мең сум иде) түлисе була. Шушы ук закон нигезендә физик затлар өчен күчемсез милеккә бәйле килешүләрне теркәү өчен дәүләт пошлинасы объектның кадастр бәясенә бәйле булачак.
Индексацияне кайтаралар.
Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан индексацияләнми. Быелдан аны яңадан исәпли башлаячаклар. Аларның пенсиясе гамәлдәге пенсия күләменнән чыгып түгел, әлеге чор өчен индексацияләнгән акчадан чыгып исәпләнәчәк. Моннан тыш, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясен 7,3 процентка арттырачаклар. Шулай итеп, бер пенсия коэффициенты 142,76 сумны тәшкил итәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясе 8728,73 сумга кадәр артачак. Шул рәвешле, 2025 елда эшләмәүче пенсионерлар 24 мең сумнан артык пенсия алачак, ә эшләүчеләрнең уртача пенсиясе 20 мең сумга җитәчәк.
Тупланма пенсия алу срогы арттырыла.
Быелдан ул 270 айны, ягъни 22,5 елны тәшкил итәчәк.
Яңа ташлама.
Волонтерларга медицина хезмәтләре өчен түләгәндә салым ташламасы кертелде. Әлеге льгота, әйтик, медицина оешмаларында ярдәм итүчеләр өчен гамәлдә булачак.
Караучыларга түләү арта.
I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны караган өчен түләү күләме 1200 сумга арта. Әлеге өстәмә акчаны алу өчен караучы кеше гариза язарга, гаризаны ул караган кеше расларга тиеш. Нотариус раслагач кына ярый. Күчемсез милек бүләк итү шартнамәсе нотариус раслаган очракта гына кабул ителәчәк. Әлеге үзгәреш 13 гыйнвардан гамәлгә керә. Күчемсез милекне нотариустан башка гына ир белән хатын яки якын туганнар – әти-әниләр, әби-бабайлар, әбиләр һәм оныклар гына бер-берсенә бүләк итә яки калдыра алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев