Бәрәскә балалар бакчасында «Кошлар безнең дуслар» исемле тематик кичә узды
Хәбәрләр

Бәрәскә балалар бакчасында «Кошлар безнең дуслар» исемле тематик кичә узды

Әлеге кичә «1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне» уңаеннан үткәрелде.

Язгы кояш карларны эретә башлагач,  җылы яклардан кошлар кайта башлый. Кызганычка каршы, барлык кошлар да туган җиренә кайтып җитә алмый. Ә кайтып җиткән кошлар кеше ярдәменә бик мохтаҗ: алар ач һәм көчсез. Нәкъ менә шуңа күрә 1 апрельдә бу бәйрәм үткәрелә – бу көнне кешеләр кошлар өчен нинди дә булса файдалы эш эшлиләр. Халыкара кошлар көне 1906 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – кошларның төрлелеген һәм санын саклау.

Бәрәскә балалар бакчасын да "Кошлар безнең дуслар"исемле тематик кичә узды. Кечкенәдән табигатькә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим.

Балалар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: фоторәсемнәр карадылар, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында җырлар тыңладылар, кәгазъдән кош ясап карадылар. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр.

 


Нет комментариев