Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстанда яшәүче хатынның үрдәкләрен һәм казларын кунакка кайткан кызы урлаган

Салават шәһәреннән кунакка кайткан кыз, әнисенең 18 үрдәген, 2 казын урлап киткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстанның Стәрлетамак районы буенча бүлегенә туңдырылган йорт кошларын урлау турында гариза язалар. Күсәрбай авылында яшәүче хатын 18 үрдәк, 2 каз түшкәсе югалуын әйтә. Туңдырылган ит югалганын абайлап алгач ук, ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Күгәрчен хәбәрләре» яза.

Җинаятьчеләрне эзләүче хезмәткәрләр каракны таба. Урлауда шикләнеп моңа кадәр дә хөкем ителгән 23 яшьлек кыз тоткарлана. Ул кош-корты урланган хатынның үз кызы булып чыга.

23 яшьлек кыз Салават шәһәрендә яши. Ул судта гаебен таный. Аннан бер үрдәк түшкәсен алалар. 

Якынча версия буенча, 23 яшьлек кыз әнисенә кунакка килә. Әнисе өйдә юк чакта ул туңдыргычта үрдәк һәм каз түшкәләре булуын күреп ала. Кыз итне Салават шәһәренә алып китеп сатмакчы була. Ул такси чакыра һәм кош-корт түшкәләрен төяп алып китә. Такси өчен дә ике үрдәк түшкәсен бирә. Калган түшкәләрне ул шәһәр урамында очраган кешеләргә сатып җибәрә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/03-12-2021/bashkortstanda-yash-che-hatynny-rd-kl-ren-m-kazlaryn-kunakka-kaytkan-kyzy-urlagan-5844368

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев