Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгеч ковид белән гриппны болай гына аерып булмавы турында әйтте

Авыруның ничек узуы никадәр оператив дәвалый башлауга бәйле.

Эпидемиолог Александр Горелов кешедә грипп яки ковид булуын болай гына аерып булмавын искәртте. Коронавирус сезонлы вируслы авыруларга охшап мутацияләнә. Хәзер SARS-CoV-2 диагнозы расланган пациентлар көчле томауга зарлана, элек алай булмаган. Бу хакта фельдшерлар профсоюзы башлыгы Дмитрий Беляков сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Чынлыкта, ковид аның турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле сыйфатларга ия түгел. Ковидтан аермалы буларак, гриппны бераз танып була, ләкин коронавирусның җиңел формасын күз белән дифференциацияләү мөмкин түгел», — диде Горелов.

Белгеч сүзләренчә, грипп һәм COVID-19 очрагында дәвалауны вакытында башлау мөһим. Диагностикадан соң табиб пациентка зыян китерми торган вируска каршы препаратлар билгеләячәк. Авыруның ничек узуы никадәр оператив дәвалый башлауга бәйле. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-10-2021/belgech-kovid-bel-n-grippny-bolay-gyna-aeryp-bulmavy-turynda-ytte-5839893

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев