Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгечләр коронавирус йоктыручылар саны өч атнадан кими башлар дип өметләнә

Кешелек дөньясы беренче тапкыр коронавирус белән бергә ОРВИ эпидемия сезонына керде, бу шартларда инфекциянең үзен ничек «тотачагы» әлегә билгеле түгел.

 Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны өч атнадан соң кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, профессор Владимир Чулановка сылтама белән хәбәр итә.

«Без икенче күтәрелеш озак дәвам итмәс дип өметләнәбез. Әйе, ул беренчесенә караганда озаккарак сузылачак, чөнки аның масштаблары киңрәк. Әмма ул ике-өч атнадан да озаграк дәвам итмәскә тиеш. Өч атнага сузылыр, мөгаен», — дип аңлатты ул.

Өченче дулкынның булу ихтималын шәрехләп, Чуланов кешелек дөньясының беренче тапкыр коронавирус белән бергә ОРВИ эпидемия сезонына керүен искәртте. Бу шартларда инфекциянең үзен ничек «тотачагы» әлегә билгеле түгел.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-10-2020/belgechl-r-koronavirus-yoktyruchylar-sany-ch-atnadan-kimi-bashlar-dip-metl-n-5781997

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев