Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгечләр коронавирустан сакламый торган битлекләр турында аңлатты

Саклану чарасын дөрес кулланмаган очракта, ул Covid-19 авыруы китереп чыгарырга да мөмкин.

Күп тапкыр куллана торган битлекләрне вакытында юып тормаган очракта, алар яңа коронавирус инфекциясеннән сакламаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, КДМУның фтизиопульмонология кафедрасы мөдире Александр Визель сөйләде.

«Мине менә шушы матур битлекләр борчый, чөнки балаларның шуларны киясе килә. Миндә алар һәр балага өчәр данә — өйгә кайту белән битлекне шунда ук кер юу машинасына югары температуралы режимга салу өчен шулай кирәк. Югыйсә бу битлек коткара торган чара түгел, ә индуктор булып тора. Битлек бер тапкыр кулланыла торган булырга тиеш», — дип искәртте спикер.

Пульмонолог раслаганча, битлек-респиратор ике клапаны булганда гына нәтиҗәле эшли. Андый битлек киючене дә саклый һәм башкалар зарарлануга да юл куймый. Табиб АКШтагы чит ил коллегалары тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда җәмәгать урыннарында бер клапанлы респиратор өстеннән гадәти саклагыч битлек кияргә мәҗбүр итәләр. Бу башка кешеләрне вирус эләгүдән саклый.

Шулай ук бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләрне вакытында ыргытырга кирәк, югыйсә аларның нәтиҗәлелеге бетә.

«Битлек дөрес кулланылмаган очракта, инфекция тарату предметы булырга мөмкин», — дип йомгаклады Александр Визель. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-11-2020/belgechl-r-koronavirustan-saklamyy-torgan-bitlekl-r-turynda-a-latty-5783188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев