«Бер күрешү, үзе бер гомер»
Яңа ел бәйрәмнәрендә Иске Өҗем, Ташчишмә һәм Мокшы авылларының пенсионер колхозчылары бәйрәм табыны артында очрашты.
Иске Өҗем мәктәбендә Иске Өҗем, Ташчишмә һәм Мокшы авылларының пенсионер колхозчылары бәйрәм табыны артында очрашты. Әлеге очрашуда 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар, 65 яшькә кадәрге ир-атлар җыелды.
Бәйрәмне оештыруда мәдәният хезмәткәрләре Иске Өҗем, Ташчишмә китапханәчесе Нәзирә Габдрахманова, Ташчишмә клуб мөдире Илсия Мортазина, Иске Өҗем клуб мөдире Гөлфия Шакирова һәм Иске Өҗем мәктәбе, хуҗалык рәисе Илнар Галиәхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев үзләренең өлешләрен керттеләр.
Яшьлекләрне искә төшереп, төрле сорауларга җавап табып, баян моңына кушылып җырлап, бик канәгать утырдылар кунаклар. Район ветераннар советы рәисе Хәмит абый Фазылҗанов та изге теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрдә исәнлектә очрашырга язса иде дип таралыштылар.
Телефоннан гына аралашып узган заманда, шундый мөмкинчелек тудырулары – оештыручылар өчен зур савап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев