Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер мең сумлык яңа акчада борынгы Болгар шәһәрлеге рәсеме сурәтләнергә мөмкин

Идел елгасы күренешләре дә Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип билгеләнгән.

Татарстандагы борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Казандагы кайбер объектлар яңа 1 меңлек сумлык банкнотаның алгы ягында сурәтләнергә килергә мөмкин. Болгар тыюлыгы һәм Идел күренешләре Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип табылды.

Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород кремле, Төп ярминкә йорты, шулай ук скульптор Вера Мухинаның Максим Горький һәйкәле дә банкнотларның алгы ягына эләгү өчен «көрәшә».

Белгечләр 5 мең сумлык банкнотада сурәтләр өчен объектлар турында да фикер алышты. Монда Урал танк корпусы хәрбиләренә куелган һәйкәл һәм Екатеринбург шәһәре күренешләре (банкнотаның алгы ягына) өстенлек итә.

Россия Банкы экспертлары банкноталарның арткы ягына төшерү өчен Урал тауларын, «Сказ об Урале» һәйкәлен, «Тыл — фронту» монументын һәм Петербургның «Эрмитаж» музеенда саклана торган малахит ваза рәсемен тәкъдим итә. Белгечләр әйтүенчә каслин коюы алымы белән ясалган «Защитница России» скульптурасы да аерым игътибарга лаек.

Претендент рәсемнәр исемлеге Үзәк Банк экспертлары уздырган очрашуларда һәм консультацияләрдә билгеләнгән. Илдәге 200 дән күбрәк объект каралган.

«Хәзерге исемлекләрдә һәр банкнота өчен 10-15 объект бар. Россия банкы директорлар советы бу елның ахырына кадәр, бәлки көз көне үк, модернизацияләнә торган банкнотлар дизайнына нигез итеп алыначак объектларны сайлап алыр дип өметләнәбез», — диде Россия Банкы рәисе урынбасары Михаил Алексеев. 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/bolgarskoe-gorodishhe-mozet-popast-na-novuyu-banknotu-v-1-tys-rublei-5829000

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев