Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер пенсионер мошенникларга 160 мең сум акчасын күчергән

Акчаны алгач шалтыратучылар зыян күрүче белән элемтәгә керүдән туктый, телефоннары җавап бирми.

 Яшел Үзәндә яшәүче 69 яшьлек ир-ат мошенникларга 160 мең сум акчасын күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шалтыратучы үзен пенсионерга банк хезмәткәре дип таныштырган. Аның банк картасыннан законсыз рәвештә акча алыну турында әйтеп, калган сумманы резерв счетына күчерергә тәкъдим итә. Зыян күрүченең картасын блокировкаларга дигән тәкъдимен «банк хезмәткәре» кире кага һәм шул рәвешле ваемсыз хезмәткәрне ачыклауларын белдерә.

Нәтиҗәдә, пенсионер әңгәмәдәшенә ышанып, аның күрсәтмәләрен үти. Ул үзенең барлык карталарыннан 90 мең сум күләмендә акча алып, җинаятьчеләрнең абонент номерларына күчерә.

Икенче көнне зыян күрүчегә янә «банк»тан шалтыраталар. Бу юлы ялган банкирлар аның исеменә аферистлар ике миллион сум күләмендә кредит рәсмиләштерүләрен хәбәр итәләр.

Ә аның банк кредиты алмавына инану өчен, пенсионерның үзенә кредит рәсмиләштерергә кирәклеге әйтелә. Тик, өлкән яшьтә булу сәбәпле, банкта аңа бары тик 80 мең сумга гына кредит бирә алуларын белдерәләр. Соңрак зыян күрүче янә аферистларга 70 мең сум акча күчерә, шуннан соң шалтыратучылар зыян күрүче белән элемтәгә керүдән туктый, телефоннары җавап бирми.

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар акча күчерелгән абонент номерларының башка җинаять эшләре буенча баруын ачыклаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-10-2020/yashel-z-nd-ber-pensioner-moshenniklarga-160-me-sum-akchasyn-k-cherg-n-5780629

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев