Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бераз елмаеп алыйк әле!

Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы

 – Уян инде, улым, эшеңә барырга вакыт бит!
– Мин эшкә кичә бардым инде.
***
Кызык инде: яз, җәй, көз елга бер генә, ә кыш ике мәртәбә килә. Беренчесе ел башында, икенчесе ел ахырында.
***
– Җырлавыңнан тукта инде! Йокларга ирек бирмисең бит.
– Ярар, син йоклап киткәч җырлармын.
***
Нишләптер кешенең кәефен күбрәк начар гадәтләр яхшырта.
***
Быелгы үтеп баручы елның начар булмаганын киләсе елда күрерсез.
***
Һава десанты гаскәрләрендә:
– Минем парашют ачылмаса нәрсә булыр?
– Курыкма, син җиргә беренче төшәчәксең.
***
Үзенең җүләрлеген хатын никахтан соң бер ел үткәч, ә ир икенче көнне аңлый.
***
Компьютер кеше кебек. Аерма шунда гына – ул үз гаебен кеше кебек башкаларга аудармый.
***
Велосипедчы ил икътисады өчен бәлә ул: машина сатып алмый, аңа страховка, бензин кирәкми, ул банктан кредит алмый, машина юган, стоянка өчен түләми. Аңа дарулар кирәкми. Ул таза.
***
Хөкүмәт Рәсәй кешесенең доходлары арта дип белдерде. Мин доходларымны исәпләп карадым да, үземнең Рәсәй кешесе түгеллегемне аңладым.
***
Әби белән бабай үлгәч җәннәткә эләгәләр. Монда шундый рәхәт: кояш җылыта, хәтфә кебек яшел үлән, кошлар сайрый, чебен-черки борчымый. Пенсия көтеп азапланасы, утка-газга түлисе юк. Шулай җәннәт бакчасында рәхәт чигеп йөргәндә, бабай кинәт кенә әбине сугып ега.
– Минем ни гаебем бар, картым?
– Әгәр син мине гомер буе диетада тотмаган булсаң – Мин бу рәхәтлеккә егерме ел алдан эләккән булыр идем...
***
Рус халкы гаделсезлеккә озак түзә алмый, шуңа күрә ул аңа тиз күнегә.
***
– Әнием, үскәч минем дә үз ирем булыр микән?
– Әлбәттә, кызым, әгәр дә син яхшы кыз булсаң.
– Әгәр дә яхшы булмасам?
– Ул чагында ирләрең күп булыр.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев