Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана

Унберенче сыйныф укучылары гаризаны үзләре укый торган белем бирү оешмаларына бирә.

Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамланачак. Гаризада тапшырыла торган фәннәр исемлеге һәм БДИда катнашу вакыты күрсәтелә.  

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, БДИда катнашу өчен унберенче сыйныф укучылары, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары шәхесне раслаучы документ нигезендә гариза тапшыра. Моны шулай ук ата-аналар яки мәктәп укучыларының законлы вәкилләре, аларның шәхесләрен раслаучы документ буенча эшли ала.

Мәктәп укучылары үзләре белем алган белем бирү оешмаларына, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар — республика муниципалитетларының мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) яшәү урыны буенча гариза бирә.

Укучылар имтиханнарның исемлеген җитди сәбәпләр аркасында гына үзгәртә ала. Бу очракта гариза Татарстан Дәүләт имтихан комиссиясенә тиешле имтиханнар башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча тапшырыла.

Быел БДИның төп чорын 31 майдан 2 июльгә кадәр барлык имтиханда катнашучылар, шул исәптән узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар өчен үткәрү планлаштырыла. БДИны вакытыннан алда үткәрү чоры агымдагы эпидемиологик хәл аркасында юкка чыгарылды.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ урынына рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/21-01-2021/berd-m-d-l-t-imtihanynda-katnashu-chen-garizalar-kabul-it-1-fevrald-t-mamlana-5800653

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев